Кайбыч укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында катнашачак

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Халыкара олимпиаданың онлайн-тест рәвешендә узган сайлап алу турында Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары да актив катнашты. Интернет-тест татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә караган биремнәрне үз эченә алган. Онлайн-тестны уңышлы узучыларга тагын өстәмә биремнәр бирелде. Татарстандагы татар мәктәпләре арасында конкурска һәр сыйныфтан нибары җидешәр генә укучы сайлап алынган. Шунысы куанычлы: алар арасында Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Надежда Шапеева белән Ирина Иреева да бар. Татар теле һәм әдә­би­яты укытучысы Римма Васильева хәбәр иткәнчә, алар 23-27 апрельдә олимпиаданың йомгаклау турында көч сынашачак. Анда Россиянең төрле почмакларыннан, Үзбәкстаннан һәм башка чит илләрдән дә укучылар катнашуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International