“Чекмарев” крестьян-фермер хуҗалыгы, сер түгел, райондагы артта сөйрәлүче хуҗалыкларның берсе иде. Алар ит-сөт җитештерүдә дә, игенчелек тармагында да әллә ни уңышларга ирешә алмады. Алга таба болай барып булмаячагы көн кебек ачык иде. Килеп туган вәзгыятьтән чыгу өчен үзгәрергә кирәк, башкача булмый. Әле бу көннәрдә генә узганҗыелышта шул хакта сөйләштеләр.