Район Советының утырышлар залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек максатыннан комиссия утырышы узды.

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев билгеләп узганча, Кайбычның шактый авылларындагы һәйкәл­ләр инде алтмышынчы елларда ук сафка баскан һәм бүгенге көндә төзекләндерү таләп итә.

– Әлеге һәйкәлләргә яңа сулыш өрү, яңарту – төп максатыбызның берсе булырга һәм без аны тормышка ашы­рырга тиешбез. Авыл җирлекләре башлыкларының да бу эштә башлап йөрүчеләр булуы кирәк. Илебез, киләчә­гебез тынычлыгы өчен үз гомерләрен аямыйча сугышкан, яу кырында башларын салган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Алар исеме мәңгелек. Яшь буын да батырларыбыз, ветераннарыбыз хакында белеп үссен иде, – дип үз фикерен җиткерде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Киңәшмә барышында ветераннарыбыз тормыш-көн­кү­реше, проблемалары хакында, аларны хәл итү, яр­дәм күрсәтү буенча да фикерләр яңгырады


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International