Кайбыч уңганнары хәзер Әтнә, Саба районнарыннан гына калыша.

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында да алдынгы һәм арт­та сөйрә­лү­че районнар даими күр­сәтелеп барыла. Кайбычның тотрыклы рәвештә яшел исемлектә – лидерлар арасында булуы райо­ныбыз терлекчеләре өчен горурлык хисләре уята. Моңа җитәкчеләр, белгечләрнең уртак максат куеп, эшне тиешенчә оештырулары нәтиҗә­сен­дә ирешелде.

Сөт җитештерүнең табышлы тармак икәнлеген аң­лап эшли Кайбыч хезмәтчәннәре. Ул ел әйлә­нә­се хуҗалык кассасына акча кертә.

Сатарга продукциясе булучылар хезмәт хакларын да вакытында ала, салымнарын, Пенсия фондына взносларны тишенчә кү­череп, эшчеләренең ки­лә­чәген кайгырта. Уңышлы эшләүләренең тагын бер сере – малларның баш санын арттыруларында. Хәзерге вакытта “Ак Барс Кайбыч-1”дә 3637 баш мөгезле эре терлекнең 860ы сыерлар, 723 баш таналары бар. “Ак Барс Кайбыч-2”дә 4840 баш мөгезле эре терлекнең 1335е савым сыерлары, 492се – таналар. “Ак Барс Кайбыч-3”тә малларны аеруча күп асрыйлар – 6322 баш мөгезле эре тер­лекләре бар, шул исәп­тән 1405е сыерлар,  таналары да күп. “Ак Барс Кайбыч-3” җәмгыятенең Кече Подберезье бүлекчәсен­дә управляющий булып эш­ләүче Юрий Лазенков әй­түенчә, алар таналар асрауга йөз тота. Сигез терлекчеләре бар. Кышлату чорына терлек азыгын мул әзерлә­гән­нәр, шуңа да маллары көр. Монда эш барышы белән танышырга килгән район башлыгы Альберт Рәх­мә­туллин да хезмәт­лә­ренә югары бәя бирде.


– Сөтчелек тармагын үс­тергән хуҗалыклар хәзерге вакытта отып калачак. Бу җәмгыятьтә киләчәкне кайгыртып эшли беләләр, – диде ул.

Җәмгыятьнең баш зоотехнигы Илгизәр Мисбахов әйтүенчә, һәр филиалда таналар белән эш­ләү­гә зур игътибар бирелә. Мондагы таналарның 119 башы каплатылган. Якын киләчәктә алар бозаулый башлаячак, ди­мәк, баш саны да, сөт җи­тештерү күләме дә бер­мә-бер артачак. Таналар баетылган рацион буенча ашатыла, алларыннан салам өзелгәне юк. Аларның көнлек үсеше – 810 грамм.

Үзенең 2013 елда район буенча башкарылган эш­ләргә хисап чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тулаем көнлек савым кү­лә­мен 100 тоннага җиткерү бурычын куйган иде. Кайбыч хезмәтчән­нә­ре­нең мо­ңа бөтен мөм­кин­лекләре дә бар.


 

 

Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International