.jpg)

“Капельки” кызлар вокаль-ансамбле башкарган “Почемучки” җыры да һәркем күңеленә хуш килде. Иске Чәчкаб авылыннан конферансье Ләлә Хөсәенова һәм Илназ Шәмсетдинов та тамашачы күңелен яулады.
Адилә Сөнгатуллинага ияреп, барыбыз да әкият иленә аяк бастык һәм Золушкада кунакта булдык.
.jpg)
Фестиваль кояш дискотекасы белән тәмамланды.
“Йолдызлык” фестивале җиңүчеләренә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дипломнар тапшырды яшь артистларга, аларның остазларына рәхмәтен җиткерде.
– Сез булдырдыгыз! Без булдырабыз! Без сезне зур сәхнәләрдә күрергә дә өметләнәбез. Фестивальнең республика этабында да районыбыз данын лаеклы якларсыз дип ышанам, - диде ул.

Фирәдә САЙРАНОВА