ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
Иске Чәчкаб авылыннан сугышка 165 ир-ат алына, шуларның 108е һәлак була. Нибары 57сенә генә, туган авылына әйләнеп кайтып, тыныч көннәрнең рәхәтен күрергә насыйп була. Бүген исә авылда өч ветеран гомер кичерә. Бәйрәм митингында Газизулла ага Хәмидуллин белән Зиннәтулла Газизуллин һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салды. Гарифҗан ага Хөсәенов исә быел бәйрәмгә килә алмаган.
Кайбычта Җиңү көне елдан-ел киңрәк масштабта бәйрәм ителә башлады. Кичә бәйрәм тантаналары авыл җирлекләрендә гөрләсә, бүген районның иң зур парады Олы Кайбычта узды. Парадта катнашу өчен оешма, учредение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, төрле авыллардан килгән халык иртәдән үк мәдәният йорты бинасы янына агылды.
Рәмзия Закирова җитәкчелегендәге банк коллективы вкладчы ветераннары- Олы Кайбычтан Зифа Дәүлиева, Иске Чәчкабтан Хәлиулла Хуҗин, Газизулла Хәмидуллин, Шүширмәдән Мәсхүт Ганиевка бәйрәм бүләкләре тапшырды.
“Миләшкәй”дә ел саен 8 май көнне Олы Кайбычта яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә веноклар куялар.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатында 15 майда Кайбычка Казаннан мобиль мәгълүмати-консультация төркеме килә.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Олы Кайбычта парад  9 Майда мәдәният йорты яныннан кузгала.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Җитмеш төрле эшен җитмеш якка ташлап, шимбә көне булуы белән дә исәпләшмичә, Зифа Кадыйрова белән очрашуга килгән иде аның иҗатына гашыйклар. Кичәгә җыенганда: “Халык килерме соң?” - кебек шик тә бар иде күңелдә. Килгәннәр, мондый очрашу меңгә бер генә була бит.
Мөлаем, сабыр, шул ук вакытта җитез дә күренә ул. Очрашуга килеп кергән беренче минутыннан соңгысына кадәр Зифа ханым укучыларының игътибар үзәгендә булды.
Быел Кайбыч марафоны 6 майда узды. Марафончылар арасында Мөрәле төп мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин да бар. Ул редакциягә бер керүендә мартта ук марафонга әзерләнә башлавы, көн саен ерак арага йөгерүе турында әйткән иде. “Быел марафон кайчан була”?- дип, бездән һаман сораштырып йөрүче дә ул булды.
– Кайбыч басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә дәвам итәБарлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Мондый темплар белән барсак, 9-10 майга чәчүне төгәлләячәкбез. Урыннарда эшләүче җитәкчеләргә, белгечләргә, механизаторларга, чәчүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы кырларда эш барышы белән танышканнан соң. Бүгенге көндә язгы чәчүнең 80 проценты төгәлләнде.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Игенче механизаторларыбыз бөртекле сабан культуралары белән бер рәттән техник культуралар чәчүгә кереште. Хәзерге вакытта агрофирмаларда шикәр чөгендере дә чәчелә. Район буенча бу культура 2350 гектар мәйданны биләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International