Район электр элемтәсе узелы бинасында 9 Май- Бөек Җиңү көненә багышланган баннер элделәр. Әлеге оешма начальнигы Игорь Канашов әйтеп узганча, бу баннерны алар Канаш шәһәрендә махсус ясатып кайткан. Коллективның Җиңү бәйрәменә ныклап ныклап әзерләнүе аңлашыла: Бөек Ватан сугышы елларында элемтәнең, аеруча телефон элемтәсенең стратегик роле бик нык арта.