Кайбычта язгы чәчүнең 80 проценты төгәлләнде

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
 
Апрельнең соңгы көнендә без район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фир­­­гать Басыйров белән бер­­лектә хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы бе­лән таныштык. Кай­да гы­на барсак та, басуларда эш кайный.  Көн­дез дә, төнлә дә куәтле техника гө­релтесе тынып тормый. “Яңа юл” хуҗалыгы хез­мәт­чәннәре бы­ел да эш­не тиз тотты, чә­чү монда ахырына якынлашкан иде. “Ак барс Кайбыч” (“Алтын кырлар”) җәмгыятенең Арыслан бүлекчәсендә, “Ак барс Кайбыч” җәмгыятенең (“Гөбенә”) Кече Под­бе­резье бүлек­чәсен­дә дә механизаторлар чәчүне соңгы гектарларда алып бара.  Агрофирмаларда шикәр чө­ген­дере чәчә башладылар. Районда татлы чимал  мәйданнары 2350 гектар тәшкил итәчәк.

Надеждинода чөгендер чәчүчеләр Юрий Бладцев, Юрий Пулянин, Илсур Булатов, Илшат Гыйм­ранов та ике сменада эшли. Механизаторлар бер сменада 20-25 гектарда эш башкарырга өл­герә. Мәлки басуларында шикәр чөгендере чәчүче Григорий Лазаревны әл­лә каян танып алдым. Алдынгы ком­байн­чы буларак газета журналистларына яхшы таныш ул. Хезмәт яратучы, аз сүзле игенчене бу юлы туктатып тормадык, алтынга тиң минутларны сарыф итәр­гә яратмаганлыгын яхшы беләбез.

Майның беренче көннә­рендә яуган яңгырларга да игенчеләр шатланды, туфракка дым керә бит, орлыклар яхшы тишелә­чәк. 

 

 


Мингазиз Сунгатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International