
Без Юрий Михайлов белән эстафетаның һәр этабынды булдык. Укучыларның ярышка җитди әзерләнүе күренеп торды. Шулай да, уңыш иң көчлеләргә, җитезләргә елмая. Олы Кайбыч мәктәбенең беренче командасы ышанычлы рәвештә җиңү яулады. Икенче булып финиш сызыгын Чүти мәктәбе командасы үтте. Иске Тәрбит укучылары өченче урынны алды.
Этафета ярышлары төгәлләнгәнче марафончыларның беренчесе – Алмаз Нуриев, көндәшләрен 30 минутка якын артта калдырып, финишка килеп җитте. Алмаз узган ел беренче урынны яулаган иде. Утыз чакрымнан артык араны 2 сәгать 40 минут эчендә узды ул.
- Алмаз бу ярышка ныклап әзерләнде. Егерме көн дәвамында көнсаен уникешәр чакрым арада йөгерде. Улым да минем юлны сайларга булды, быел урта мәктәпне тәмамлый, Спорт һәм туризм буенча Иделбуе академиясенә укырга керергә җыена, - диде Алмазның әтисе, Олы Урсак урта мәктәбе директоры Рамил Нуриев.
Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының шау килеп финиш янына йөгерүе безнең әңгәмәне бүлде, классташлары Алмаз Билалов финишка якынлаша икән. Икенче урын, беренче тапкыр мондый дистанциягә йөгергән кеше өчен зур җиңү инде ул. Федоровское мәктәбе укучысы Вадим Моисеев өченче, Олы Кайбычтан Рамил Сафин дүртенче булып килде. Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин бишенче килде.
Эстафета ярышында беренче урынны яулаган Олы Кайбыч мәктәбе командасына күчмә кубок, Мактау кәгазьләре, акчалата бүләк тапшырылды. Призлы урыннарга чыккан командалар да, марафон йөгерүчеләр дә тиешле бүләкләрен алды.