
.jpg)

.jpg)

Зифа Кадыйрова өчен 73нче булган әлеге очрашуда укучыларның бер генә соравы да җавапсыз калмады. Әңгәмә барышында ул әхлак, гореф-гадәт, дин, тәрбия турындагы кайбер фикеләре белән уртаклашты. Бу хакта күп тапкыр сөйләнсә-язылса да, һәрвакыт актуальлеген югалтмаган сүзләр күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. “Бәхет” төшенчәсе турында кыска, әмма бик оста итеп әйтте ул:
- Кичтән бәхетсез ятып, иртән бәхетле булып уянып булмый. Бәхетле булуның рецепты юк һәм тик торганнан килми дә ул.
Әйе, бәхетнең ачкычы һәркемнең үз кулында шул...
Фирәдә Сайранова