Кайбычка Президент аппаратыннан, төрле министрлыклардан белгечләр килүе көтелә

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Алар арасында Татарстан Президенты,  Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлеге, Дәүләт Советы аппаратлары, Татарстан Юстиция министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы, Россия Росреестрының Татарстан буенча идарәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге, Татарстанның Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палатасы белгечләре  бар. Алар халыкны Мәлкидәге күпфункцияле үзәктә 10.00-12.00 сәгатьтә, Колаңгыдагы күпфункцияле үзәктә 13.00-15.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Анда якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә чакырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International