ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Республика көне алдыннан районыбыз тормышында тагын бер зур мөһим вакыйга булды: моңа кадәр Апас эчке эшләр бүлеге составында булган Кайбыч полициясе хәзер яңадан үзебезгә кайтты.
Республика көнендә Олы Кайбычтагы Сабантуе мәйданында бәйрәм үткәрү бездә матур гадәткә әйләнде. Бәйрәм районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, милли ашларын, мәдәниятен чагылдырган йортларны караудан башланып китте.
Мәктәпләрне мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү буенча Кайбыч республикада беренче урынга чыкты. Барлык мәктәпләрнең дә интернет-сайты бар һәм анда мәктәп яңалыклары бирелеп барыла. 2013-2014 елгы уку елында мәктәпләргә сигез миллион сумга якын ремонт ясалды. Надеждино урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 классын тәмамлаган алты укучының берсе генә унынчы класска барырга җыена. Бу уку елында Кайбыч мәктәпләренә төрле уку йортларын тәмамлаган биш яшь укытучы кайтты. Болар хакында район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә сөйләде.
Спорт һәм мәктәп бер чылбырның ике буыны ул. Кайбыч укучыларын спортка тартуда мәгариф хезмәткәрләренең өлеше бәяләп бетергесез зур. Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов район мәдәният йорты каршында узган халык җыенында җитәкчеләргә сорау биргәндә сүзен шулай дип башлады.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мәктәп укучыларының көтеп алган җәйге  каникуллары да узып китте.

27
август, 2014 ел
чәршәмбе

Белем бәхетле итә: Белем көне белән татарча котлаулар


25
август, 2014 ел
дүшәмбе
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе тәмамланды. Быел безнең районда әлеге акция барышында 300 мең сумнан артык акча җыелган. Әлеге акчага алынган мәктәп кирәк-яракларын район мәдәният сараенда тантаналы шартларда адресатларына тапшырдылар. Район мәктәпләренең төрле сыйныфларына укырга баручы 162 укучы җитәкчеләр кулыннан бүләк алды.

“Өйалдыбыз – гөлбакча” конкурсына үземнең бакчамны тәкъдим итәсем килә. “Әй гөлләрем – гөлкәйләрем, яратам сезне кочып...” Алсинә Тимуршина.

Августның кояшлы бер конендә Кошман авылының Сабан туе үткәрелә торган гаҗәеп матур урынында үзенчәлекле җыен булып узды. Бирегә Югары Һәм Түбән Кошман авылларының мәдрәсәдә дини белем алучы балалары һәм әби-апалары Сабан туена җыелды.
20 августта “Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертү  тантанасында Кайбычтан да төрле оешма-учреждениеләрдә эшләүче алтмыш хезмәткәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International