

.jpg)
.jpg)
(1).jpg)
.jpg)
Чирәм өстенә әзерләнгән табында чәй эчеп алганнан соң, Югары Кошман мәдрәсәсе мөгаллимәсе Мөслимә Яруллина соңгы бүләккә ия чыкканчыга кадәр берсен дә тик тотмады. Ә бүләкләр күп иде. Догалар язылган келәмнәр, шамаилләр һәм башка төрле зур һәм кечкенә призлар барысы да иясен тапты.
Ахырдан бар кеше дә шашлык һәм чын үзбәкчә пылау белән сыйланды. Ә инде Сабан туеның балалар түземсезләнеп көтеп алган мизгеле – ул да булса – хәзинә эзләү. Малайлар һәм кызлар бәйрәмнең ни белән тәмамланасын бик яхшы белә, Ибраһим агалары металл эзли торган җайланмасын чыгаруга, тиз генә чиратка тезелделәр. Һәр балага берәр минут вакыт бирелде һәм җиргә күмелгән өч хәзинәне дә эзләп тапканчы беркем дә кайтып китмәде.
Алсу Калимуллина