Кайбычта зур педсовет узды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

1 сентябрь – Белем көне алдыннан үткәрелүче август киңәшмәсе елдан-ел эчтәлеклерәк уза, ул гел бәйрәм төсе ала. Быел да шулай булды. Районның барлык мәктәпләреннән дә килгән педагоглар башта мәдәният йорты фойесында фәннәр фестивале кысаларында оештырылган күргәзмәләр белән танышты. Әлеге фестивальдә районның бөтен мәктәпләре дә диярлек катнашты һәм жюри, киңәшмәгә бер көн кала, араларыннан дүрт җиңүчене – Борындык, Олы Кайбыч, Федоровское мәктәпләрен, “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәген сайлап алган иде. Җиңүчеләр киңәшмә көнне зур кунаклар алдында чыгыш ясау хокукы алды һәм анда Олы Кайбыч мәктәбе төп җиңүче булып танылды. Фәнгә басым ясаулары юкка гына түгел, максатлары – укучыларны фәнни тикшеренү эшләренә, тарихны өйрәнүгә тарту, тирән белемле яшьләр тәрбияләү. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакировның чыгышы уку-укытуның сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән иде.

– Бүген инициативалы, хезмәтен иҗади якын килеп башкаручы, мәгълүмати технологияләр белән оста идарә итә белүче укытучыларга зур өстенлек бирелә, – диде ул. – Элегрәк укытучы бер тапкыр алган югары белеме белән гомер буе эшләсә, хәзер көн саен укырга кирәк. Һәр эштәге кебек, безнең дә уңышларыбыз кадрларның нинди булуына бәйле. Шуңа да педагогларның белемен өзлексез күтәрү буенча максатчан эш алып барабыз. Белем бирү өлкәсендәге инновацион үзгәрешләр укытуның сыйфатын күтәрүне, мәгариф технологияләрен нәтиҗәле куллануны таләп итә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта балаларга белем һәм тәрбия бирүдә мәгариф хезмәткәрләренә тиешле шартлар тудырылуын, мәгарифнең иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булуына тукталды.

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре – белем сыйфатын тикшерүнең төп алымы. Кайбер фәннәр буенча уртача баллның 2013 ел күрсәткеченнән түбәнрәк булуы борчу тудыра. Илдар Шакиров белдергәнчә, БДИ буенча мәктәпләр арасында үткәрелгән рейтинг иң яхшыларын ачыкларга ярдәм итә. Укытуның сыйфатын чагылдырган рейтингта Хуҗа Хәсән мәктәбе – беренче, Олы Подберезье – икенче, Олы Кайбыч, Чүти – өченче, Надеждино – дүртенче, Федоровское – бишенче, Иске Тәрбит – алтынчы, Олы Урсак җиденче урында. Рейтинг рус теле һәм математикадан уртача имтихан күрсәткечләре, 9 һәм 11 класс укучылары арасында аттестатсыз калучылар, 80 баллдан югарырак нәтиҗәләргә ирешүчеләр, олимпиада җиңүчеләрен үз эченә ала.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Федорова да районда мәгарифне үстерү юнәлешендә системалы эш алып барылуына басым ясады. Мәгариф буенча республика рейтингында Кайбыч әлегә сары исемлектә – 25 нче урында. Әмма, муниципалитет башлыгы әйткәнчә, без яшел исемлеккә омтылырга тиешбез. Сары безнең төс түгел ул.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International