.jpg)
Республика көненә үзләренең сәүдә нокталары белән килгән авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков та, район газетасы журналистлары белән аралашканда, бәйрәм атмосферасының аеруча җылы булуына игътибар итеп:
-Татарстан чыннан да чәчәк атучы республика. Бездәге тотрыклылык, милләтләр дуслыгы, әлбәттә, республика җитәкчелегенең дөрес сәясәт алып баруына бәйле. Бүген Украинада, шул исәптән, Луганск шәһәрендә сугыш бара. Миңа бу шәһәр кадерле, чөнки югары белемне шунда алдым. Дусларм да күп анда. Бүген Украинада яшәүче тыныч халыкка бу сугыш кирәкми. Бүген аларның йортларын, мәктәп, дәвалау учреждениеләрен җимерәләр, кибетләр эшләми, кешеләр подвалларда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр, ут-газ юк, бер гаепсез кешеләр үлә. Бу- коточкыч,- диде.

Республикабызны матур эшләре белән бизәүче тырыш Кайбыч халкы алдына якташ җырчыбыз Алина Давыдова концерт куйды. Аңа районыбыз үзешчәннәре дә кушылды. Ә балалар, өметле киләчәгебез, аттракционнардан китеп тә тормады. Бәйрәм фейерверк һәм яшьләр дискотекасы белән төгәлләнде.