ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 1-30 сентябрендә Татарстанда “Экстремизмга – юк! дигән айлык игълан ителде. Шул уңайдан Кайбыч районы башлыгы чаралар планын раслады.

6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты, “Экология, мәдәният, мәгариф” мәктәптән тыш эшләр үзәгенеңөстәмә белем бирү укытучысы  Венера Сафиуллина хезмәтен яратып башкара.
Узган уку елында район мәктәпләре яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге үткәргән Спартакиада кысаларында төрле спорт ярышларында даими катнашты.
Бу арада һәр көнне яуган яңгырлар игенчелек тармагында эшне тулы куәтенә алып барырга мөмкинлек бирми.

4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә “Константин Коротков” теплоходында Идел буйлап круизга китте.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Республика көне уңаеннан үткәрелгән кичке Сабан туенда төрле спорт ярышлары белән беррәттән милли көрәш буенча да бәйге үтте.
Республика көненең рәсми төстә ачылуыннан соң, бар халык, әйтерсең лә, ат чабышлары уза торган мәйданга күчте.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Балачакның иң матур хатирәсе булып күңелләргә мәңгелеккә уелып калучы 1 сентябрь көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кече Мәме төп мәктәбе һәм Олы Кайбыч, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә узган тантаналарда катнашты.
Кече Мәме авылы халкы бу көннәрдә шатлык кичерә: ниһаять, алар да өйләренә су кертә алачак. Ә өйдәге суның рәхәтлекләрен сөйләп аңлатасы да түгел. Бу авылда суүткәргече бөтенләй сузылмаган булган, эчәр суны капка төбенә, ишегалдында үзләре казыган коедан алганнар. Әле шушы көннәрдә генә анда өр-яңа суүткәргече файдалануга тапшырылды. Моны авыл халкы Республика көненә зур бүләк итеп кабул итте.
 Республика көне алдыннан районыбыз авылларында яшәүче иң үрнәк гаиләләрне Олы Кайбычтагы иң затлы кафеларның берсенә кунакка чакырдылар. Бу көнне биредә аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тантаналы кабул итү оештырылды.
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International