ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2014 ел
җомга
Кайбычның үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннары “Балкыш” ветераннар республика фестиваленең Буа шәһәрендә узган зона турында чыгыш ясады.
Менә инде ике ел рәттән республика мәктәпләрендә укучылар арасында “IT-чемпион” бәйгесе үткәрелә. Мәлки мәктәбе укучылары, шушы бәйгедә катнашып, 1743 балл җыйды һәм безнең районда лидер булды.
Урак батырларына вымпеллар тапшырганга ун көн үтте, димәк,  яңа батырларны барларга вакыт җиткән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә һәр ун көн саен иң күп ашлык суктыручыларны билгелиләр һәм аларга муниципалитет башлыгының Рәхмәт хаты, күчмә вымпел тапшырыла. Кайбыч игенчеләре Республика көнен югары хезмәт уңышлары белән каршылый.

21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова таныклык тапшыру өчен чакырган һәрбер илгә бармый икән. Ә «Болгар» тарихи-архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО тарихи ядкәрләр объекты исемлегенә кертелүен рәсми рәвештә раслаучы сертификатны тапшырырга дип Татарстанга шәхсән үзе килде.
Илебездә кайбер чит илләрдән җиләк-җимеш, яшелчә продукциясе кертелүгә чик куела. Бу чикләү әлегә бер ел дәвам итәчәк. Моның сәбәбен үсемлек продукциясе керткәндә даими рәвештә фитосанитария таләпләре бозылу белән аңлаталар.

“Өйалдыбыз – гөлбакча” - бәйгесенә фотолар


20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Олы Кайбычны Апас районындагы Каратун авылы белән яңа юл тоташтырды. Әле шушы араларда гына Олан – Каратун – Олы Кайбыч авыллары арасындагы юл участогы файдалануга тапшырылды.

19
август, 2014 ел
сишәмбе
Авылларыбызда тормыш-көнкүреш шартлары еллап түгел, ә көнләп яхшыра бара. Иске Тәрбит бу яктан аеруча бәхетле: моннан бер элек фельдшер-акушерлык пункты сафка басты, гыйбадәт йорты ачылганга ай да үтмәде, инде менә күпфункцияле яңа үзәк файдалануга тапшырылды. Яңа объектны ачу тантанасында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

15
август, 2014 ел
җомга
Авыл җирлегенең эшчәнлеге һәрвакыт күз уңында. Бирегә документка, белешмәгә, киңәшкә киләләр. Монда һәркемне тыңлыйлар. Бөтен проблемалар да диярлек шушында хәл ителә. Җирлекнең тормыш-көнкүреше җирле үзидарә органының эшне ни дәрәҗәдә оешкан төстә алып баруына бәйле.

"Өйалдыбыз-гөлбакча"конкурсына уземнең бакчамны тәкъдим итәсем килә! Җәләлеева Фәния.Олы Кайбыч авылы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International