Кайбыч укучылары җәйге ялын күңелле һәм файдалы уздырды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Кайбыч укучылары җәйге ял вакытын файдалы һәм күңелле итеп уздырды. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мәктәпләрдә оештырылган ял, хезмәт лагерьларында 525 бала ял иткән. Шуларның 105е ял белән хезмәтне бергә бәйләп алып барган. Апас районындагы «Зөя» лагеренда да Кайбыч укучылары яратып ял итә. Быел анда җитмештән артык бала сәләмәтлеген ныгытты. Җәйге лагерьларга юллама биргәндә күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, профилактик исәптә торучы, авыр тормыш хәлендә калган үсмерләргә аерым игътибар бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International