Кайбыч районында экстремизмга каршы чаралар уза

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Әлеге айлык безнең республикада традиционга әйләнде һәм ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара һәм конфессияара теләктәшлекне ныгытуга, террорчылык һәм экстремистик идеологиягә каршы атмосфера тудыруга юнәлдерелгән. Айлык барышында Кайбычта төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Мәктәпләрдә 3 сентябрьдә “Экстремизмга – юк” дигән бердәм республика дәресе үткәрелде. Алар “Украинадагы чуалышлар:чыганагы һәм сәбәпләре”, “Яшьләр экстремизмга каршы”, “Культураларның экстремизмга каршы диалогы”, “Толерантлык дәресләре”, “Без халыклар дуслыгы өчен! Без көч куллануга каршы!”  дигән һәм башка тематик чаралар үткәрергә җыена. Районның барлык авылларындагы мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге дә айлыкны нәтиҗәле үткәрү буенча төрле чаралар уздыра. Бу чара барлык авыл җирлекләрендә дә үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International