Кайбычта спорт ягыннан көчле мәктәпләр ачыкланды

2014 елның 6 сентябре, шимбә
Спартакиада нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешүчеләрне мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә бүләкләделәр. Төп мәктәпләр арасында Борындык мәктәбе беренче урынны яулады. Кече Мәме, Иске Чәчкаб мәктәпләре – икенче-өче­нче урыннарда. Урта гомумбелем бирү мәктәпләре ара­сында Олы Кайбыч мәктәбе иң көчлесе булып танылды. Икенче-өченче урыннарга чыккан Федоровское, Олы Урсак мәктәпләрендә дә балаларны спортка тартуга, аларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә зур урын бирелә. Бу уку елында да Кайбычның яшь спортчылары спорт белән дус булыр һәм яңадан-яңа җиңүләр яулар, дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International