Симәкидән Тәскирә әби Латыйпова Идел буйлап круизга китте

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Республика көне – 30 августта башланып, 14 сентябрь – бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә тәмамланучы әле¬ге сәяхәт Казан – Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча оештырылган. Тарихи урыннар буенча сә¬я¬хәттә блокада ачысын үз җилкәсендә татыган Симәкидә яшәүче Тәскирә апа Латыйпова да бар. 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы– иле¬безнең мәңгелек йөрәк ярасы ул. Бу круизга ветераннар белән бергә кадетчыларны да алып баруларының максаты– үсеп килүче яшь буынны тарихи үткәнебез белән таныштыру, ачлык-ялангачлык шарт¬ларында да сынмаган халкыбыз мисалында патриотизм хисләре тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International