Кайбычның “Әкият” балалар курчак театры җитәкчесенә мактаулы исем бирелде

2014 елның 6 сентябре, шимбә
Балаларның яраткан остазына әйләнгән педагог мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен әле шушы көннәрдә генә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәр­е” дигән мактаулы исем­гә лаек булды. Мәгариф өл­кә­сендә эшләүчегә мә­дәният буенча олы бүләк бирелүе бер дә гаҗәп тү­гел. Венера Сафиуллина менә ничә еллар инде үз­е оештырган “Әкият” ба­лалар курчак театры бе­лән җитәкчелек итә. Аның укучылары рес­публикада гына түгел, Владимир, Санкт-Петербургта үт­кә­рел­гән халык­ара фестивальләрдә дә җиңү яулап кайтты. Былтыр Чувашиядә узган “Милли казаныш– 2013” фестивален­дә дә лауреат булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International