Спектакльне карарга Казан шәһәреннән пьеса авторы Исламия Мәхмүтова да килде. Ул артистларга үзенең киңәшләрен җиткезде, иҗат уңышлары теләде. Әлеге спектакльнең куелу тарихы турында тулырак итеп газетабызның киләсе саннарында укырсыз.
Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле куелды. Сәхнәдәге артистлар - Кайбыч үзешчәннәре иде.
Спектакльне карарга Казан шәһәреннән пьеса авторы Исламия Мәхмүтова да килде. Ул артистларга үзенең киңәшләрен җиткезде, иҗат уңышлары теләде. Әлеге спектакльнең куелу тарихы турында тулырак итеп газетабызның киләсе саннарында укырсыз.
Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә. 2015 нче елгы күрсәткечләргә караганда, безнең район үзәк китапханәбездә китап укучылар арасыннан 20-25 иң күп китап укучыларыбыз билгеләнде. Шул уңайдан 9 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән әдәби очрашу булып узды.
Очрашу кичәсе, алып баручыларыбызның Үзәк китапханә тарихы белән таныштырудан башланып китте. Тарихка бай китапханәбез ачылуга исә быел 88 ел булып узды. Укучыларыбыз үзләренең беренче тапкыр китапханәгә килүләре, беренче китаплары, яраткан геройлары турында сөйләп үттеләр. Кичә ахырында китап сөюче укучыларыбызга рәхмәтләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырылда. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәләребезгә рәхим итегез!