Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кайбыч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
М12 трассасын төзү
Район тарихы
Район картасы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Һава торышы
Шәһәр төзү һәм архитектура
Санитар - экологик халәт
Ситуацияләр үзәге
Татарстан Республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы
Район тормышы
Муниципаль хезмәт күрсәтү
Кадрлар сәясәте
Кайбыч районы оешмалары
Татарстан республикасы кайбыч муниципаль районы Иҗтимагый советы
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Татарстан Республикасы Конститутциясе
Территориаль сайлау комиссиясе
Муниципаль контроль
Статистика мәгълүматлары
Бюджет
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
ТР яшьләренә торак
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кайбыч муниципаль районына 30 яшь
Хокукый агарту
Милли проектлар
Документлар
Район башлыгы карарлары
Документлар проектлары
Статуслы документлар
Совет боерыклары
Совет карарлары
Башкарма комитет карарлары
Башкарма комитет боерыклары
Урнаштырылган МНПАЛАР ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында
Матбугат хезмәте
Юбилярлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Район башлыгының рәсми блогы
Элемтә
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләрне җайга салучы норматив-хокукый актлар
ГОМУМРОССИЯ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Интернет буенча кабул итү
Өлкән яшьтәге гражданнарны консультацияләү өчен "кайнар линия" телефоннары
Кире элемтә
Элемтә
Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталаштыру
Муниципаль районнар
Кайбыч муниципаль районы
Шуширмәдә туып үскән Илдүс Ганиев авылдашларын хөрмәтли
2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Шуңа да без, мөселманнар, кунакка йөрешергә, бер-беребез белән ешрак аралашырга тиешбез.
Бу көннәрдә авылларда әби-бабайлар Корбан ашларына җыелды. Мин үзем Шүширмә авылында узган бик матур ашта булдым. Бу авылда Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалып, авыл картларын, ак яулыклы әбиләрнең күңелен күреп йөргән ир-егет – Илдус Ганиев. Үзе Шуширмәдә туып үскән, хәзерге вакытта гаиләсе белән Олы Кайбыч авылында яши ул. Илдус абыйның олыларны хөрмәтләп уздырган беренче генә бәйрәме түгел бу. Башка бәйрәмнәрдә дә авылдашларын хөрмәтли, халыкның күңелен күрә икән Илдүс абый.
Бәйрәмне Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев башлап җибәрде. Килгән кунакларны Корбан гаете һәм Өлкәннәр көне белән котлады ул. Чөнки биредә бу ике бәйрәмне берләштереп уздырырга ният иткәннәр иде. Сүзне Борындык авыл җирлеге Ветераннар советы җитәкчесе Равил абый Бикмуллин дәвам итте. «Авыруларны сынау итеп кабул итик, сабырлык телим сезгә. Киләсе Гает бәйрәмнәрен дә исән-имин булып бергәләп каршы алыйк!» – диде ул. Корбан ашында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та бар иде. Бәйрәм белән котлаганда ул бу авыл халкының гомер буе тырыш хезмәт, бердәмлек белән яшәвенә соклануын белдерде. Корбан гаете тарихы, аның өммәтләре белән танышып, аһәңле догалар яңгыраганнан соң, табынны әзерләргә булышкан ханымнар чәй китерделәр. Һәртөрле ашларны чәй эчүдән башлау – бу якларга гына хас үзенчәлекле гадәт ул. Бәйрәм дәвамында бу авылның тарихы, авыл тарихында эзен калдырган якты матур кешеләр турында еш сөйләшенде. Хәтта Шүширмә авылының исеме кайдан килеп чыгуы турында да гәп куерттылар. Бактың исә, «шүширмә» сүзе – ермак дигәнне аңлата икән.
Корбан итен китерер алдыннан бабайлар тәкъбир әйттеләр. Бу сөннәт гамәл. Аннан соң бик матур савытларда бәлешләр чыкты. Өстәлдә сый нигъмәт, тәмле ризыклар мулдан иде. Сизелә, бәйрәмне оештыручылар чын йөрәктән, килгән халыкның күңелен күрергә тырышкан. Минем урыным бик кунакчыл Шуширмә апалары янына туры килде. Чәй дә эчтем, бәлеш тә ашадым. И сыйладылар, и кыстадылар! Рәхмәт сезгә шундый ачык күңелле, гади, ихлас Шуширмә халкы! Кылган догалар, эшләгән изгелекләр барысы да кабул булсын, авылның тарихы еракка сузылсын, нәселләр дәвамлы булсын!
Мәгълүмат тулысынча “Кайбыч таңнары” газетасы сайтыннан алынды : www.kaibicy.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
Район территорияләрен төзекләндерү буенча өмәләр
Район территорияләрен төзекләндерү буенча өмәләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз