“Мин кулыма китап алам...”

2015 елның 10 октябре, шимбә

              Китапханә ул  бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт.  Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә  юнәлә. 2015 нче елгы күрсәткечләргә караганда, безнең район үзәк китапханәбездә  китап укучылар арасыннан 20-25  иң күп китап укучыларыбыз билгеләнде.  Шул уңайдан 9 октябрь көнне район үзәк  китапханәсендә  «Мин кулыма китап  алам…» дип исемләнгән  әдәби очрашу булып узды.  

              Очрашу кичәсе, алып баручыларыбызның  Үзәк китапханә  тарихы белән таныштырудан башланып китте. Тарихка бай китапханәбез ачылуга исә быел 88 ел булып узды.  Укучыларыбыз үзләренең беренче тапкыр китапханәгә килүләре, беренче китаплары, яраткан геройлары турында сөйләп үттеләр.  Кичә ахырында китап сөюче укучыларыбызга рәхмәтләр әйтеп,   истәлекле бүләкләр тапшырылда.  Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәләребезгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International