ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә мөселман дөньясы зурлап Корбан гаетен билгеләп үтте. Бәйрәм хөрмәтенә ял да игълан ителде. Мәчетләрдә иртәнге намаз укылды, ир-егетләр аннан кайткан төшкә хуҗабикәләр, таба исе чыгарып, өчпочмак-коймакларын өлгертте. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әйтеп узганча, Корбан чалдыручылар быел да күп булган. Ә Аллаһы ризалыгына чалынган малның итен өчкә бүлү фарыз: үзеңә, туганнарыңа һәм мохтаҗларга. Авыл халкын бергә җыеп, Корбан ашы уздыручылар да булды. Халкыбызның киң күңеллелеге ачык күренә бу дини бәйрәмдә.


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Олы Кайбыч авылының берничә спорт мәйданында бер үк вакытта ике яшь категориясендә мәктәп укучылары командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышлар үтте
Күптән түгел Олы Кайбыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Каюмов тормыш иптәше Әбәдия апа белән сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту буенча махсус программа нигезендә төзелгән яңа өйгә күчте.
19-20 сентябрьдә республиканың иң көчле спортчылары катнашында Алабуга шәһәрендә бадминтон буенча ярышлар үтте
Олы Кайбыч мәктәбе командасы «Алга, яшь армиячеләр!» дип аталган хәрби-спорт уеннарының зона этабында катнашты. Әлеге чараның финалы 2016 елның февралендә «Җиңү» дип исемләнгән Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабы кысаларында үтәчәк.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Анда кулай бәяләрдән ит, колбаса, яшелчә, җиләк-җимеш, төрле ярмалар, он һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукция сатып алырга мөмкин булды. 


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Әлеге ярышлар җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. 

25
сентябрь, 2015 ел
җомга

  Бүген Шүширмә авылында гомер итүче Хәмидуллина Рәхилә Сәлах кызына 90 яшь тулды. 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерүчеләр азык-төлек тәкъдим итәчәкләр. Уңай  бәядән яшелчә, ит, бал, он, төрле ярма һәм башка продукцияләр алырга мөмкин булачак. Рәхим итегез!  

Районыбыз басуларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International