ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда террорчылык һәм экстремизм күренешләрен кисәтүгә җитди игътибар бирелә. Террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстанда хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация советының Чистай шәһәрендә узган уртак утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
26 октябрь көнне район мәдәният йортында Татар дәүләт «Әкият» курчак театры А.Алишның “Сертотмас үрдәк” исемле спектаклен куйды.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Кама Тамагы районында терлекчелек тармагында тугыз айлык эш нәтиҗәләре һәм кышлату чорына куелган бурычларга багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Иделаръягының сигез районыннан, шулай ук Кайбычтан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, терлекчелек белгечләре һәм журналистлар катнашты. 
Кече Подберезье авылында соңгы елларда халыкны эчәр су белән тәэмин итүдә еш кына өзеклекләр килеп чыккан.
Халыктан җыелган үзара салым акчасы авылларны төзекләндерергә ярдәм итә. Районның барлык авыл җирлекләрендә дә аннан максатчан файдаланалар.
Мәктәп укучылары арасында “Киләчәккә билет” дип исемләнгән бәйге үткәрелүе турында хәбәр иткән идек инде. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы игълан иткән бәйгенең район турына йомгак ясалды.
Узган атнаның шимбәсендә Мамадыш районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасының финал этабы үтте.
«Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Олы Кайбычтагы ял паркында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен көзге экскурсия оештырды.

18 октябрь көнне Ябалак мәдәният йортында "Көз бүләкләре" дигән көзге бал кичәсе үтте. Бәйрәмгә килүчеләр  балаларча куанып уеннарда катнаштылар. Көзге яшелчәләрдән ясалган вак-төяк әйберләр һәркемне гаҗәпкә калдырды.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
   Бүген Республикабызның 150 меңнән артык башлангыч сыйныф укучылары мәдәният дәресенә җыелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International