Кайбыч мәктәпләре Казанда узучы ярминкәдә катнашты

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Казан шәһренең агросәнәгать паркында республика мәктәпләре, уртаһөнәри белем бирү учреждениеләре җитештергән авыл хуҗалыгыпродукциясе һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узды. Ярминкәһөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү, яшьләр арасында эшче һөнәрләренпопулярлаштыру һәм халыкны экологик яктан чиста продукция белән тәэминитү максатында оештырылган иде.

Әлеге ярминкәдә Кайбыч районыннан алты мәктәп катнашты. ОлыКайбыч, Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Федоровское мәктәпләре халыкка үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимештән әзерләнгән 60 төрдән артык продукция тәкъдим итте. Федоровское мәктәбе коллективы ярминкәгә килүчеләр өчен чәйтабыны әзерләгән иде. Әлеге ярминкәдә актив катнашканы өчен,Кайбыч районы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фәнминистрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International