Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кайбыч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
М12 трассасын төзү
Район тарихы
Район картасы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Һава торышы
Шәһәр төзү һәм архитектура
Санитар - экологик халәт
Ситуацияләр үзәге
Татарстан Республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы
Район тормышы
Муниципаль хезмәт күрсәтү
Кадрлар сәясәте
Кайбыч районы оешмалары
Татарстан республикасы кайбыч муниципаль районы Иҗтимагый советы
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Татарстан Республикасы Конститутциясе
Территориаль сайлау комиссиясе
Муниципаль контроль
Статистика мәгълүматлары
Бюджет
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
ТР яшьләренә торак
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кайбыч муниципаль районына 30 яшь
Хокукый агарту
Милли проектлар
Документлар
Район башлыгы карарлары
Документлар проектлары
Статуслы документлар
Совет боерыклары
Совет карарлары
Башкарма комитет карарлары
Башкарма комитет боерыклары
Урнаштырылган МНПАЛАР ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында
Матбугат хезмәте
Юбилярлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Район башлыгының рәсми блогы
Элемтә
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләрне җайга салучы норматив-хокукый актлар
ГОМУМРОССИЯ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Интернет буенча кабул итү
Өлкән яшьтәге гражданнарны консультацияләү өчен "кайнар линия" телефоннары
Кире элемтә
Элемтә
Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталаштыру
Муниципаль районнар
Кайбыч муниципаль районы
Ришвәтсез яшәү – Кайбычның төп максаты
2015 елның 16 октябре, җомга
Әле шушы көннәрдә генә ришвәтчелеккә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән иде.
Утырыш район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Руслан Заһретдинов, Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсенең Югары Осландагы районара бүлеге урынбасары Илнар Сөләйманов һәм комиссия әгъзалары катнашында узды. Район башлыгы, ришвәтчелекнең җәмгыятькә китерүче зур зыян икәнлегенә басым ясап, болай диде:
–Без барыбыз да – халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда эшләүче җитәкче- хезмәткәрләр, муниципаль хезмәткәрләр бу яман күренешкә каршы торырга тиешбез. Аңа каршы көрәшне һәркем үзеннән башларга тиеш. Без районның намусын бергәләп сакларга бурычлы.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова төрле программалар буенча йортлар бүлеп биргәндә, коррупцион хокук тәртибе бозуларга юл куймауны кисәтүдәге эшчәнлек турында сөйләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова муниципаль хезмәт турындагы законнарның үтәлеше, аерым алганда, муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары, милекләре турындагы закон үтәлешенә тукталды:
-2015 елның 30 апреленә кадәр муниципаль хезмәткәрләрнең барысы да үзләренең, шулай ук тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балаларының 2014 елдагы керемнәре, чыгымнары һәм башкалар буенча мәгълүматлар тапшырды. Белешмәләрне дөрес тутырсыннар өчен, аларга видеоконференция режимында укыту оештырылды. Электрон документ ярдәмендә барысына да методик рекомендацияләр җибәрелде. Керемнәре турындагы мәгълүматлар районның рәсми сайтында “Ришвәтчелеккә каршы тору” бүлегендә урнаштырылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров Кайбычта үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерүгә федераль, республика бюджетыннан бирелгән субсидияләрне файдаланганда ришвәтчелеккә юл куелмаска тиешлегенә басым ясады.
-Безнең идарәгә субсидия алуга оператив документлар җыюга бәйле бурыч йөкләнгән. Мәгълүматларның дөреслегенә аерым игътибар бирәбез,- диде ул.- Безнең белгечләр бу эшчәнлек белән ел да шөгыльләнә. Бәхеткә, ришвәтчелеккә каршы законнарны бозу очраклары булмады, бу алга таба да шулай дәвам итәр дип ышанам. Безнең идарәдәге “Тукта, ришвәтчелек!” дигән стендтагы мәгълүматлар да даими яңартылып тора,- диде ул.
Контроль-хисап палатасы рәисе Александр Кучумов агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләре турында сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, бухгалтерлары белән даими рәвештә киңәшмәләр үткәрергә тәкъдим итте. Бу финанс яктан белемнәрне арттыру өчен кирәк.
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова Пенсия фонды идарәсе һәм социаль яклау бүлеге клиентлары белән үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу хакта алдагы саннарыбызның берсендә таныштырыбыз.
Мәгълүмат “Кайбыч таңнары” газетасыннан алынды
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү
15
апрель, 2026 ел
Көндәлек оператив фараз 16.04.2026
Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән порывами кадәр 14 м/с. Минималь һава температурасы төнлә +2..-3. Максималь һава температурасы көндез +10..+15.
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Кушкүл авыл клубында
Кушкүл авыл клубында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз