Әле шушы араларда гына “Экология. Мәдәният. Мәгариф” (ЭКО”) мәктәптән тыш эшләр үзәгенә роботлар белән кызыксынучы малай-кызлар җыелды. “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге аша оештырылган робот техникасы түгәрәге Олы Кайбыч, Федоровское мәктәпләрендә генә эшли. Бу көнне Олы Кайбыч, Федоровское, Иске Чәчкаб мәктәпләреннән берәр, “ЭКО” үзәгеннән өч команда замана техникасын ни дәрәҗәдә белүләре буенча бәйгегә җыелды.
27 ноябрьдә җомга көнне Олы Кайбыч авылы мәчетендә вәгазь кичәсе уза.
Олы Кайбыч авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Әгъзам ага Нуретдиновка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
Бу көннәрдә ТНВ-Планета каналы Кайбыч районы турында сюжетлар күрсәтә
Конкурсның финал турында Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче Хәмидуллиннар гаиләсе быел Татарстанның иң күркәм гаиләсе дип табылды һәм Гран-прига лаек булды
Балаларга хокукый ярдәм итү көнендә Кайбычта да ятим балаларны тәрбияләүчеләр, чит балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алучылар, опекуннар белән очрашу узды.
Хатын-кызлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә Кайбыч муниципаль районы яшь хоккейчылары җиңү яуладылар
Борындык авылында гомер итүче тыл ветераны Фәүзия Габдрахман кызы Кәлимуллинага 90 яшь тулды.
Шушы көннәрдә Кайбыч районында ТНВ-Планета каналы иҗат группасы эшләде һәм яңалыклар өчен бик күп сюжет төшерде
Узган ял көннәрендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы залында волейбол буенча Кайбыч муниципаль районы чемпионатының ир-егетләр командалары арасында беренче матчлары узды.