Казанда “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

 25 ноябрь көнне Казанда Халыклар дуслыгы йортында “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финалы узды. “Күркәм гаилә” конкурсы  җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь буынга үрнәк гаилә мисалларын күрсәтү һәм әлеге үрнәкләрне кабатларга өндәү, гаилә сәясәтен дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашыруга өлеш кертү максатыннан “Гаилә һәм мәктәп” журналы  тарафыннан гамәлгә куелган иде. Конкурсны оештыруда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе, БТК каршындагы Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды, “Ак калфак” татар хатын-¬кызлары иҗтимагый оешмасы булышлык күрсәткән.

Барлыгы район этабында 100гә якын гаилә сәхнә тоткан. Финал өлешкә 10 гаилә сайлап алынган. Аларның һәркайсы булган-уңган, телгә-сүзгә осталар, җырга-биюгә һәвәсләр. Жюри каршында алар барлык аш-суга осталыкларын да, иҗади уңышларын да күрсәтергә тырышты. Финалга узган гаиләләрнең берсе генә дә бүләксез калмады. Тугыз гаилә махсус номинациядә җиңүче булды. Конкурсның финал турында Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче Хәмидуллиннар гаиләсе быел Татарстанның иң күркәм гаиләсе дип табылды һәм Гран-прига лаек булды.

Гаиләләрнең чыгышларына Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, КФУның социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин, "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова хөкемдарлык итте. Күркәм гаиләләрне югарыда әйтеп үтелгән жюри әгъзаларыннан тыш, вотерполо буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, “Синтез-Академия” командасы тренеры һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналы дусты Ирек Зиннуров, ТР Мәгарифне үстерү институты белгече Рузилә Фәттахова, БТК каршындагы "Татар гаиләсе" фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, “Салават күпере” журналы мөхәррире Зилә Хөснияр, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин һ.б. тәбрикләде.

Илмас һәм Алсу Хамидуллиннар гаиләсен җиңү белән котыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International