17 ноябрьдә Олы Кайбыч авылында гомер итүче Гарафутдинова Маһирә Хатыйп кызына 90 яшь тулды.
Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә 20 ноябрь көнне якташыбыз Шәүкәт Галиев туган көне уңаеннан “Шәүкәт абый варислары” дигән кичә узды
Күргәзмәдә музеебыз фондында саклана торган районыбыз халкының чигелгән, үзләре тукыган киндердән сугылган бизәкле сөлгеләр, тастымаллар белән танышырга мөмкин. Һәрбер сөлгенең бай тарихы бар. Күргәзмәбезнең күп өлешен Зиядиева Сәрия Газиз кызы бүләк иткән Нуруллина Рабига Гатаулла кызының бирнә сөлгеләре алып тора
Гомер юлын 50, 55, 60 ел бергә узган бәхетле парлар, авыр мизгелләрддә бер-берсенә терәк, бер-беренә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлап, җан җылысын тоеп яшәүче, балалар үстергән гаиләләрне Кайбычта бергә җыйдылар.
Район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды. Район башлыгы, комиссия рәисе Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Руслан Заһретдинов, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәүдә һәм башка оешмаларның җитәкчеләре катнашында үткән бу утырышта район территориясендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров алып барды.
Бу көнне Кайбычта да ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, ятимнәрне үз канаты астына сыендыручыларга, опекуннарга, шулай ук үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә консультацияләр бирелә.
Халыкара толерантлык көне уңаеннан район мәктәпләрендә 16 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр “Толерантлык дәресләре” акциясе үткәрелә.
Сентябрь сайлауларында халык ышанычын яулаган депутатлар үз вазифаларына керештеләр инде. Авыл җирлекләрендәге җирле үзидарә органнарына әле беренче тапкыр гына сайланган яшь депутатлар да бар. Шушы көннәрдә генә үзәк китапханәдә алар белән җылы очрашу булды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге оештырган бу очрашуда яшьләр белән депутатлык тәҗрибәсе зур булучылар – район Советы депутаты Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге депутаты, ветераннар Советы рәисе Василий Уткин очрашты. Анда район хисап палатасы җитәкчесе Александр Кучумов катнашты.
Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучысы Полина Григорьева бадминтон буенча Россия Федерациясенең шәхси-команда беренчелегендә катнашты