Узган ял көннәрендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы залында волейбол буенча Кайбыч муниципаль районы чемпионатының ир-егетләр командалары арасында беренче матчлары узды.
Бу көннәрдә үзара Мәлки, Ульянково, Кече Мәме, Олы Кайбыч, Ябалак, Надеждино, Иске Тәрбит, Кошман, Колангы авыл җирлекләре спортчылары, шулай ук полиция бүлеге һәм Башкарма комитет командалары ярышты. Калган командалар киләсе ял көннәрендә көрәшәчәк.
Чемпионатта барлыгы 24 команда игълан ителгән: 17 – авыл җирлекләреннән, калганнары районның зур оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре. Чемпионат киләсе елның апрель аенда, районның 25-еллык юбилеена багышланган бәйрәм чаралары кысаларында, тәмамланачак.