Шушы көннәрдә Кайбыч районында ТНВ-Планета каналы иҗат группасы эшләде һәм яңалыклар өчен бик күп сюжет төшерде.Бу сюжетлар кайсы көнне эфирга чыгачагын алдан ук белү кыен булса да, үзебезнең сайтта һәм “Кайбыч таңнары” газетасы сайтында алдан хәбәр итәргә тырышачакбыз.
Беренче сюжет бүген, 23 ноябрь кичендә, күрсәтелер диеп көтелә. Ул бергә 50, 55 һәм 60 ел яшәгән парлар турында булыр. Искәртәбез, тапшырулар ТНВ-Планета каналы аша барачак. Мисал өчен, кабельле телевидение пакетында ул бар. Күп кешенең “Триколор” пакетында да булырга мөмкин. Кичке тапшырулар 18.00, 21.00, төнгеләр – 24.00, 2.00 һәм иртән 7.00, 9.00, 12.00 сәгатьләрдә кабатланырга мөмкин. Сайтларны да, телевизорны да карап барыгыз!