Борындыкта яшәүче Фәүзия Кәлимуллинаның бүген юбилее

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

 23 ноябрьдә Борындык авылында гомер итүче Кәлимуллина Фәүзия Габдрахман кызына 90 яшь тулды. Фәүзия апаны юбилее белән Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм  Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев котладылар. Алар авыр елларда башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, Россия Президенты В. Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның  истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International