Кызлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә Кайбыч муниципаль районы яшь хоккейчылары җиңү яуладылар. 22 ноябрь көнне узган матчта безнең хоккейчылар 3:2 исәбе белән Саба муниципаль районы “Тимерхан” командасын җиңделәр. Хәзер соңгы дүрт уеннан соң безнең команда активында 6 очко. Алар турнир таблицасында икенче урынны били. Спортчыларга уңышлар телик!