ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның III Республикакүләм форумы узды. Анда катнашучылар уллыкка яки кызлыкка алучыларга, опекуннарга, тәрбиягә бала алган әти-әниләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру формаларын үстерү хакында фикер алыштылар.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Әлеге бәхет Кече Мәме мәктәбе укучысы Мария Шиховага да елмайган икән.

Кыш бабайлар белән Кар кызлары Кайбычка килергә чыккан инде. Алар 25 декабрьгә Олы Кайбычка килеп җитәчәк.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Өйләребездә, эш урыннарында ут бетсә, без һәрвакыт югалып калабыз. Электр булмаса, тормыш туктап калган сыман тоела: радио һәм телевизор да дәшми, компьютер һәм замана казанышы булган башка күпсанлы техника да эшләми. Дөрестән дә, ут сүнсә, без ике кулсыз калгандай булабыз.

22 декабрьдә районыбыз энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин райондагы электр челтәре оешмасы, «Татэнергосбыт» ААҖнең Кайбычтагы офисы хезмәткәрләрен, хуҗалыклардагы электрикларны һәм энергетика ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрикли.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

  Татарстан Республикасы парламентында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырды. 12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан уздырылган чарада республиканың унсигез районынан 32 укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты.

  Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республика районнарында “Китап бәйрәме” дип аталган әдәби-мәдәни чаралар уздыра. Бу матур бәйрәм Кайбыч районында да үтте. 


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Район балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Диләрә Миршинова әлеге бүлектә белем алучы Кошман мәктәбе укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.

Рамил һәм Гөлия Гәрәфетдиновларны районда күп­ләр белә. Әлеге гаиләнең үзенчәлеге шунда – бер түбә астында дүрт буын гомер кичерә монда. 


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

  Олы Подберезье мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Анна Каретина “Тарихи чыганакларга сәяхәт” бәйгесендә “Авыл туризмы” номинациясендә республика буенча икенче урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International