Кече Мәме кызына паспортны Казанда тапшырдылар

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Тырышып укып, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучы яшүсмерләргә Татарстан Дәүләт Советында паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге бәхет Кече Мәме мәктәбе укучысы Мария Шиховага да елмайган икән. Ул Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан паспорт алды, укучылар һәм ата-­аналар өчен оештырылган экскурсиядә катнашты һәм истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International