Кайбычка язучылар килгән!

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

  Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республика районнарында “Китап бәйрәме” дип аталган әдәби-мәдәни чаралар уздыра. Бу матур бәйрәм Кайбыч районында да үтте. 

  Олы Кайбыч мәдәният йортындагы чарада шагыйрьләр Ленар Шәех һәм Рифат Сәлах, дәреслек авторлары, галимнәр Фоат Галимуллин белән Рәдинә Ягъфәрова чыгыш ясады, халык белән аралашты. (Кичә турында тулырак итеп, “Кайбыч таңнары” газетасыннан укый аласыз)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International