Кайбыч кызына паспортны Казанда тапшырдылар

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

  Татарстан Республикасы парламентында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырды. 12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан уздырылган чарада республиканың унсигез районынан 32 укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты.

  Бу укучылар– тырышып укып, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар. Паспорт тапшыру тантанасында безнең районнан Бәрлебаш мәктәбе укучысы Фирүзә Мусина да катнашты. Укучылар һәм аларның ата-аналары өчен Дәүләт Советында экскурсия оештырылды һәм истәлеккә фотога да төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International