Рамил һәм Гөлия Гәрәфетдиновларны районда күпләр белә. Әлеге гаиләнең үзенчәлеге шунда – бер түбә астында дүрт буын гомер кичерә монда.
Бу өйгә кунакка килүемнең сәбәбе – иң олы дәү әнигә туксан яшь тулган һәм менә шул уңайдан түгәрәк табын корганнар иде. Махирә апаны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев та килгән иде. Район башлыгы Махирә апага матур теләкләрен җиткерде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды. “Гомер күз ачып йомганчы уза да китә, йөз еллыгыгызга да килербез әле, исән-сау яшәргә язсын,” – диде ул Махирә апага чәчәкләр биргәндә.
Махирә апа Олы Кайбыч кызы. Сугыш елларында фермада эшләгән. 1946 елда булачак тормыш иптәше Әгъзам абый белән танышалар, соңрак тормыш корып җибәрәләр. Сугыш беткәч тә, колхозда эшләвен дәвам итә ул. Җир кешесе һәрчак эштә, ул шуның белән яши. Дүрт баһадирга әни булу бәхете бирә аңа Күкләр. Әмма ике улын югалту ачысын да татырга туры килә шул анага. Ак яулыклы, көләч Махирә апаның йөрәгендә бала хәсрәте дә саклана. Бүгенге көндә бу өйдә Махирә апа олы улы Зөфәр һәм аның хатыны Рәмзия апа, Рәмзия апаларның улы Рамил һәм аның хатыны Гөлия (кече килен була инде), оныклары белән яши. Хатыны Сәвия белән икенче улы Фирдүс тә кунакка кайтып тора. Кемгә ике килен, кемгәдер ике каенана туры килә бу өйдә. Тормыш тәртипләрен, бәхет кагыйдәсен үзләре тудырган. Әмма өй түрендә парланып кайнап утырган чәчәкле самавыр, бу гаиләдә түгәрәк чәй өстәле артына җыелып бергәләп чәй эчәргә яраткан бәхетле кешеләр яшәгәнен хәбәр итә сыман.