Кайбычта хореография буенча ачык дәрес үтте

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Район балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Диләрә Миршинова әлеге бүлектә белем алучы Кошман мәктәбе укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.

Дәресне балалар сәнгать мәктәбе һәм Кошман мәктәбе укытучылары, ата-аналар карады. Укучылар бию күнекмәләре, әзер номерлар һәм әле яңа гына өйрәнә башлаган биюләрне күрсәтте. Әле күптән түгел генә шөгыльләнә башлауларына карамастан, балалар оста итеп биергә өйрәнгән инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International