Олы Подберезье мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Анна Каретина “Тарихи чыганакларга сәяхәт” бәйгесендә “Авыл туризмы” номинациясендә республика буенча икенче урынны яулады.
Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан алтынчы тапкыр үткәрелгән бәйгегә барлыгы 34 районнан 211 эш кабул ителгән. Казан шәһәрендә үткән йомгаклау тантанасында Анна Каретина җитәкчесе Екатерина Елисеева белән катнашты. Ул комитетның дипломына лаек булды.