3 нче декабрь көнне Кайбыч районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбенең көтелгән кунаклары – ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар, мөхтәрәм шәхесләр, хезмәткәрләр уку йортының 100 еллык юбилей тантанасына җыелды. Юбилей барган урын – мәктәпнең спортзалы,коридорлары бәйрәм тантанасы төсен алды. Стеналар мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларын,мәктәп тормышының шатлыклы мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр, чәчәкләр белән бизәлгән иде. Кичә кайчандыр Зоя Космодемьянская исемен йөрткән дружина сборының тантанасы белән башланып китте. Зал СССР вакытындагы Бөтенсоюз пеонер ошмасының атрибутлары - флаг, барабан,быргы тавышларына күмелде. Аннары мәктәпнең ачылу тарихына багышланган инсценировка күрсәтелде.
Кичәне инглиз теле укытучысы Лилия Минһаҗева һәм Мөрәле авылы җирлеге башлыгы Ренат Зиннатуллин алып бардылар.
Мәктәп тарихы хатирәләре ерак гасыр башына барып тоташа. Октябрь революциясенә кадәр үк Мөрәле авылында “Күл буе мәдрәсәсе” дип йөртелгән мәктәп эшләп килгән. Анда укытучы Хәйбуллина Рәшидә апаның әтисе – Шәфигуллин Ярулла хәлфәлек иткән. ТАССР Мәгариф комиссариятының Зөя кантоны мәктәпләре тасвирламасында Кошман волосте Мөрәле авылы мәктәбе 1917 елда шәхси башлангыч мәктәп буларак ачылганлыгы турында информация бирелә.
1920 елларда авыл мулласы Ногманның улы Закир Бадамшин инициативасы белән авылның көнчыгышында яңа мәктәп бинасы төзелә башлый. 1925-1926 уку елында бу бинада Мөрәле 7- еллык мәктәбе ачыла. Авылдан ярты чакрымнар чамасы ераклыкта, зәңгәр күле булган бик матур иңкүлеккә якын, хәзер “Тирмән арты” дип йөртелә торган җирдә урнашкан ул мәктәп Зөя кантоны Кошман волостенда иң зур уку йорты булып санала. Бу алдынгы зур уку йорты 1933 нче елның кышында янып китә. Укулар Низам, Сәлах исемле кулак йортларында дәвам итә.
1934-1935 елларда авылдагы зур мәчетнең манарасын кисеп аны 10 еллык мәктәп итәләр һәм бу мәчет мәктәп буларак 1939 нчы елга кадәр эшли. 1939 елдан Мөрәледә мәктәп 4 еллык булып кала. 1950 елдан мәчетне сүтеп, хәзерге урында яңа 7 еллык мәктәп бинасы өлгертелә.1958 -1992 елларда мәктәп “8 –еллык мәктәп” статусын йөртә. 1992 нче елның 29 декабрендә Мөрәле авылында кабаттан яңа ике катлы мәктәп бинасында урта мәктәп ачыла.
Кичәне алып баручылар төрле чорларда мәктәп директоры булып эшләгән шәхесләрнең язмышына аерым тукталдылар. Ветеран укытучыларның, бездә эшләп китеп,хәзерге көндә дә республикабызның төрле мәктәпләрендә белем бирүче укытучыларның хезмәтенә тиешенчә бәя биреп, аларны чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Зал хәзерге вакытта арабыздан китеп бакый дөньяга күчкән мөгаллимнәрне бер минут тынлык белән искә алды, экранда аларның фотосурәтләре күрсәтелә барды. Укытучыларның, кайткан кунакларның чыгышларын залда утыручылар алкышлап тыңлап утырдылар. Җырчылар бәйрәм бүләге итеп матур җырлар башкардылар. Кичә бәйрәм табыны һәм салют белән тәмамланды.
Мәктәп коллективы бу тантананы уздыруга ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәт хисләрен юллый.
Юбилей тантанасы тәмам. Ә шулай да тормыш дәвам итә, хәзер алга карап, ныклы адымнар белән, алда торган максатларны тормышка ашыру өчен, мәктәп үзенең гадәти эшенә чумды.