МЧС хезмәте хәбәре буенча Яңа ел бәйрәме чараларын, физик һәм юридик затларның, дәүләт һәм муниципалларның мөлкәте саклыгын таэмин итү тарафыннан Татарстанда янгынга каршы режим кертелә.
Янгынга каршы режим 2017 елның 10 январенә кадәр дәвас итәчәк. Бу вакытта пиротехник эшләнмәләр куллану тыела, гайре бенгаль утларын һәм хлопушкалар куллану мөмкин, тик бары сәнәгать, ягулык-энергетика комплекслары чикләреннән 500 метр ераклыкта. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыклары объектлары, кеше күп йөри торган җирләрдән 50 метр ераклыкта куллану ярый.
Карар буенча Татарстан Республикасы районнарының һәр торак пунктында пиротехника әйберләрен өчен махсус урыннар булдыру каралган. Алар янгын сундерү чаралары белән җиһазланган булырга тиеш.
Реңим башланыр алдыннан барлык яңа ел бәйгеләре үтәчәк урыннар исәпкә алынырга тиеш. Алар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә тикшерелергә, ә анда эшләүчеләр инструктаж үтәргә тиеш.
Режим вакытында куелган кагыйдәләрне саклау һәм үтәү буенча тикшерү рейдлары үткәреләчәк. Әгәр кагыйдәләр үтәлми икән "112", "01", "02" номерлары буенча хәбәр итүе сорала.