Морза Бәрлебашы һәм Бәрлебаш ветераннарына да район үзәгенә экскурсиягә бару бәхете елмайды

2016 елның 17 декабре, шимбә
Олы Кайбычта безне районның ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина бик җылы каршы алдылар. Маршрутыбызның беренче тукталышы - Кайбыч сандугачы Галия Кайбицкая исемендәге музей иде. Директор Эльмира Сафина безне опера сәхнәсе йолдызы, якташыбыз Галия Кайбицкаяның тормышы, иҗаты, гаиләсе, гардеробы белән таныштырды, язмада аның чын тавыш ишетү дә насыйп булды хәтта. 
Алга таба район үзәгендәге мәчеткә юл тоттык. Дамир хәзрәт Гыйниятуллин аның тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында сөйләде. Ул мәчеттәге яңа бүлмәләр белән дә таныштыр­ды. Мәчетләребез эшләп торсын, дөньяларыбыз тыныч булсын, исән-имин яшик дигән теләкләр белән сәдакалар салып, юлыбызны дәвам иттек. 
“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексыннан без бик сокланып, яшәреп чыктык. Анда урнашкан төрле тренажерларда үзебезне сынап карадык, бассейн һәм башка бүлмәләр белән танышып чыктык. 
Шулай итеп, Балалар сәнгать мәктәбенә килеп җиттек. Анда Гөлнара Җиһаншина җитәкчелегендәге коллектив каршы алды. Безнең өчен әзерләнгән концерт карап, рояль тавышын тыңлап, рәхәтләнеп ял итеп утырдык. Анда эшләүчеләр моң ияләре икән, рәхмәт аларга! 
Соңыннан кафеда тәм-томнар белән сыйландык, хуш исле чәйләр эчтек. Көн бик салкын булса да, күңелләребез җылынып, күтәренке кәеф белән кайтыр юлга чыктык. Без, олылар, үзебезне зур шәһәргә баргандай хис иттек. Районыбыз күзгә күренеп үсә, матурлана. Шушы сәяхәтне оештыручы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтлебез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International