Ятим яки караучысыз калган баланы тәрбиягә алу – җаваплы һәм җитди адым.

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе
Күптән түгел алар район Советының актлар залында тәрбиягә бала алган гаиләләр белән “Хәерле көн” дип исемләнгән җылы очрашу үткәрде. 
Ятим һәм караучысыз калган балаларны тәрбияләү буенча тәҗрибә уртак­лашу максатында үткәрелгән әлеге чарада катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова сәламләде. Психолог Вәсилә Шәңгәрәева ятим, карау­чысыз калучыларны гаиләгә урнаштырырга булышлык итү һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшләү хезмәтенең эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар йорты хезмәткәрләре тәрбиягә бала алган гаиләләргә үзләренең координаталары күрсәтелгән белешмәлекләр дә таратты. Норлатның мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясады. Барлык килгән кунаклар бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп, күтәренке кәеф, киләчәктә мондый очрашулар тагын булсын  иде диеп таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International