Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 36 укучысына паспорт тапшырды

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

12 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советы бинасында Россиянең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы булды.Татарстанның 20ләп район һәм шәһәреннән килгән 14 яше тулган 36 мәктәп укучысы республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан төп документны алды. Безнең районның Олы Кайбыч мәктәбе актив укучысы Лилия Ильясова шушы тантанада катнашты. 

Республиканың яшь кешеләрен котларга әти-әниләре генә түгел, депутатлар, Татарстан Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре һәм министрлык вәкилләре дә килгән иде.

Үзенең котлау сүзендә парламент башлыгы Россия Конституциясе көнендә уку алдынгыларына, төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда җиңүчеләргә, олимпиада призерларына, җәмәгать тормышы активистларына паспорт тапшыру матур традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, һәр елныТатарстанда беренче тапкыр 40 меңнән артык кеше паспорт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International