Рабига апа Җәләлетдиновага да 90 яшь тулды

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Сугыш вакытында әле үсмер генә булган тыл хезмәтчәне Рабига апа Җәләлетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котлап, Россия Президенты Владимир Путин да рәхмәт сүзләре белән сугарылган хат җибәргән. Әлеге хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген аңа район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәния Петухова тапшырды. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин да җылы теләкләрен юллады. Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закированың балачагы Рабига апалар яшәгән урамда узган. Шуңа да сөйләшер сүзләре күп булды, хатирәләр барланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International