Татарстанда ел саен үткәрелүче “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесенең зона туры быел да Яшел Үзән шәһәрендә узды. Анда Иделарьягы районнарыннан килгән гүзәл затларыбыз катнашты
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район оешма, предприятие, учреждениеләрендә эшләүче ир-егетләр катнашында йөзү буенча ярыш үтте.
Багайда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Погодин туксан яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аңа Кайбычтан билгеләнгән җитәкче Хәмзә Хәялиев, “Ак Барс Кайбыч-2” җәмгыяте директоры Радик Миңнуллин, җирлек башлыгы Рушания Кузнецова, ветераннар Советы рәисе Рушания Камалова, туганнары килде.
Мөрәленең “Яшь йөрәкләр” театр коллективы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында Данил Салиховның "Пуля" спектаклен куйды. Алар чыгыш ясаганчы Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Инзилә Вәлиуллина Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасыннан Сәрвәр монологын тәкъдим итте.
20 февраль көнне, район күләмендә узучы "Халкым хәзинә" се фестиваленә, Кошман мәдәният йорты, мәктәп һәм китапханә белән берлектә "Бәрәкәтле мич җылысы"дип исемләнгән этнографик йола күренеш сәхнәләштерелде.
Февральнең унбишендә интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәгән ир-егетләр белән очрашу бездә күркәм традициягә әйләнде. Алар яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә
2017 нче елның башыннан Татарстан Республикасы территориясендә бердәм укучы билетын гамәлгә кертү башланды. Бердәм укучы билеты белән Республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән файдаланып була.
Әле шушы көннәрдә генә “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Лилия Бикаева Кошман мәктәбе укучылары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны янына барды.
Кайбыч укучылары бу атнаның дүшәмбесендә дүрт көнгә Казанга китте. Алар 1-3 февральдә Казанда эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатындагы Worldskills республика чемпионаты кысаларында үткәрелүче Junior Skills бәйгесендә катнаша.